news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Министрлыкта Лаеш янындагы авиаһәлакәткә зыян күрүчеләрнең хәле турында сөйләделәр

Вертолет кичә Кама елгасына бозга егылып төште, авиакатастрофада РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәлак булды.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында Лаеш районында депутат Айрат Хәйруллинның вертолеты һәлакәткә юлыгу нәтиҗәсендә зыян күргән кешеләрнең хәле турында сөйләделәр.

«Вертолет һәлакәткә юлыгу нәтиҗәсендә зыян күргән ике кеше ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенә китерелде. Зыян күрүчеләрнең берсенә операция ясалды. Ул реанимация һәм интенсив терапия бүлегендә табиблар күзәтүендә кала», - дип белдерделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Икенче зыян күрүченең хәле стабильләшкән. Хәзер ул реанимациядән гадәти бүлеккә күчерелгән.

«Татар-информ» агентлыгы кичә кичке алтылар тирәсендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның Bell 407 вертолеты Лаеш шәһәре янында Кама елгасына бозга егылып төшүе хакында хәбәр иткән иде инде.

Һава судносында өч кеше – Айрат Хәйруллин, аның ярдәмчесе һәм пилот булган. Авиакатастрофа нәтиҗәсендә депутат һәлак булды, Хәйруллинның ярдәмчесе һәм пилот ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатылды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов иң беренчеләрдән булып Айрат Хәйруллинның гаиләсе һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100