Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Министрлыкта Алабугада БПЛА һөҗүменнән зыян күрүчеләрнең хәле турында сөйләделәр
Алабугага дошман пилотсыз очкычлары һөҗүме сәбәпле, зыян күрүчеләрнең үзләрен ничек хис итүләре билгеле булды. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында сөйләделәр.
7 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китерелде. Ике кеше Алабуга Үзәк район хастаханәсенә озатылган.
«Калган зыян күрүчеләр белгечләр тарафыннан каралды һәм амбулатор күзәтүгә җибәрелде», – дип сөйләделәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, Алабуга автозаводына БПЛА һөҗүме сәбәпле, бер кеше һәлак булган, 13 кеше зыян күргән. Булган хәлдән соң җинаять эше кузгатылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз