news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Министрлыклар эшчәнлеген бәяләүдә сыйфат индикаторлары саны 8 тапкырга кыскарачак

Моңарчы аларның саны һәр министрлыкта 4 дистәгә кадәр җитсә, хәзер күп дигәндә 3-4 күрсәткеч калачак

(Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Субъектларда хакимият органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү буенча федераль индикаторлар саны соңгы елларда состав ягыннан да, сан ягыннан да еш үзгәреп тора. Ел саен бу күрсәткечләр 30 процентка арту нәтиҗәсендә, хәзер аларның саны 700 дән артып киткән. Индикаторлар санының кирәгеннән артык булуы приоритетларны югалтуга илтәчәк, ди белгечләр. Бу уңайдан ТР Президенты Минтимер Шәймиев тә үз фикерен һәм тәкъдимнәрен җиткергән иде. Татарстан башлыгы кушуы буенча ТР Икътисад министрлыгы индикатив идарә системасын оптимальләштерү эшенә алынды. Бүген Икътисад министрлыгының коллегия утырышында бу мәсьәлә коллегия әгъзалары каравына тәкъдим ителде. “Безнең карашка, вәзгыятьнең ничек үзгәрүен, гражданнарның социаль хәле ничек булуын карап, контрольдә тотарга 70 ләп федераль күрсәткеч тә җитә”, -дип исәпли министр Марат Сафиуллин.

Республикада индикатив идарә системасы 1999 елдан бирле гамәлдә. Аның максаты – халыкның яшәү дәрәҗәсен күтәрү, икътисадның үз-үзен тәэмин итә алуына ирешү. Анда төп критерий булып тормыш дәрәҗәсе санала. Икътисад министры Марат Сафиуллин бүген безнең федераль күрсәткечләрне үзгәртергә вәкаләтебез юк, дип белдерде. Шуңа күрә министрлык хакимият органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү буенча республика индикаторларын яңа барлыкка килгән федераль индикаторлар исәбенә кыскартуга алынган. Өстәвенә, бездә индикатив идарәнең гамәлдәге системасы оптимальләштерелә. Моңа кадәр, мәсәлән, республиканың аерым министрлыклары эшчәнлеген бәяләүдә сыйфат индикаторлар саны 4 дистәгә кадәр җитсә, оптимизациядән соң аларның саны 8 тапкырга кыскарачак. Ягъни хәзер бер министрлыкта күп дигәндә 3-4 күрсәткеч калдырырга уйлыйлар. Мәсәлән, Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгында ул бер генә индикатордан гыйбарәт. “Министрлыклар эшчәнлеген бәяләгәндә яңа федераль индикаторларны сайлаганда, моңа кадәр безнең эшчәнлек түбән бәяләнгән күрсәткечләрне сайладык”, -ди министр. Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына, мәсәлән, яңа ике күрсәткеч - халыкка югары тизлекле интернет хезмәтләре, цифрлы телевидение белән тәэмин итү өстәлгән. Индикатив идарәгә мондый кыскартулар һәм төзәтмәләр кертү, Марат Сафиуллин белдергәнчә, министрлык һәм ведомстволарның халыкның тормыш сыйфатын күтәрү буенча башкарган эшләренә контрольне көчәйтергә ярдәм итәчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100