news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Министрлык: Татарстан - инвалидларны эшкә урнаштыруда Идел буе федераль округында лидер

Татарстанда инвалидларның 33 проценты эшкә урнаштырылган, бу Идел буе федераль округында иң яхшы күрсәткеч. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Казанда Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте Бөтенроссия социаль-тернәкләндерү форумында хәбәр итте.

«Бездә тулаем республика буенча инвалидларны эшкә урнаштыру дәрәҗәсе шактый югары. Ул Россия күрсәткеченнән югарырак. Инвалидларның 33 проценты эшкә урнаштырылган. Бу Идел буе федераль округында Россия буенча да иң яхшы күрсәткеч», - дип сөйләде ул.

2024 елда халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә 1 324 инвалид мөрәҗәгать иткән, аларның 70 проценты эш тапкан яки дәүләт ярдәме белән үз эшләрен ачкан.

Инвалидларны махсус булдырылган эш урыннарына урнаштыручылар мондый эш урыны булдыруга яки хезмәт өчен түләүгә чыгымнарны каплау буенча субсидияләр ала. Узган ел бу максатларга республика бюджетыннан 29 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Халыкның мәшгульлек дәрәҗәсен арттыру «Кадрлар» илкүләм проекты максатларына туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot