news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Министрлык рус әдәбиятыннан олимпиада биремендә төгәлсезлек китү очрагын аңлатты

Эксперт тарафыннан сайланган Алексей Слаповскийның «Скрипка Страдивари» әсәреннән өзектә әдәпсез сүзләр кулланылган булган.

Министрлык рус әдәбиятыннан олимпиада биремендә төгәлсезлек китү очрагын аңлатты
Михаил Захаров/архив

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге, 2018 елның 11 октябрендә рус әдәбиятыннан уздырылган олимпиада биремендә төгәлсезлек китүгә бәйле рәвештә, биремнең яңага алмаштырылу сәбәбен аңлата. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • 11 октябрьдә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының махсус боерыгы нигезендә, барлык мәктәпләрдә рус әдәбиятыннан олимпиаданың мәктәп этабы үткәрелде. 

Боерык нигезендә, мәктәп һәм муниципаль этаплар өчен Республика олимпиада үзәге тарафыннан җибәрелгән биремнәр бары тик тәкъдим итү рәвешендә генә була, чөнки бу этапларны муниципаль мәгариф идарәләре (бүлекләре) оештыра.

  • Рус әдәбиятыннан Бөтенроссия олимпиадасының мәктәп туры өчен үрнәк биремнәрне педагогика фәннәре кандидаты, Бөтенроссия күләмендәге бәйгеләр һәм грантларда җиңү яулаган, Россиядәге рус теле һәм әдәбияты укытучылары оешмасы әгъзасы әзерләгән.

Эксперт тарафыннан сайланган Алексей Слаповскийның «Скрипка Страдивари» әсәреннән өзектә әдәпсез сүзләр кулланыла. Мондый сүзләр, әлбәттә, биремдә булырга тиеш түгел иде.

Олимпиада биремендә төгәлсезлек булу ачыклану белән, Республика олимпиада үзәге җитәкчелеге районнарга X сыйныф өчен биремнең яңа вариантын  җибәргән. Бу биремнәр районнарга 11 октябрьдә олимпиада башлану вакытына барып җиткән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot