Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Министрлык: Мамадыш хастаханәсенә исерек бала китерү очрагы бер ел элек булган
Кичә мәгълүмат чараларында Мамадыш хастаханәсенә исерек хәлдәге тугыз яшьлек малайны китергәннәр дигән хәбәр таралды.
(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Мамадыш хастаханәсенә исерек малайны алып килү турындагы вакыйга бер ел элек булган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Кичә күп кенә мәгълүмат чараларында бер хатын Мамадыш хастаханәсенә исерек хәлдәге тугыз яшьлек малайны китергән дигән хәбәр таралды. Бу хатын Татарстанда җәнҗаллы вакыйгалары белән танылган күп балалы ана булуы билгеле. Татарстанда яшәүче бу хатын шул хакта социаль челтәрләрдә үз сәхифәсендә язган булган.
Мамадыш район хастаханәсе җитәкчелеге мәгълүматларына караганда, бу хәл бер ел элек була. Хастаханәгә китергәндә малайның документлары булмый. Табиблар медицина тикшерүен ясау өчен баланың законлы вәкилләре таләп ителүен әйтә. Баланың хәле тотрыклы дип бәяләнә, аның гомеренә куркыныч янамый. Медицина хезмәткәрләре әлеге вакыйга турында полициягә хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз