news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Министрлык мөмкинлекләре чикләнгән балаларга бакчада төркем булмау проблемасын әйтте

Татарстанда сәламәтлегенә зыян килгән балалар өчен барлыгы 492 балалар бакчасында төркемнәр эшли.

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин балалар бакчаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен шартлар булдыру кирәклеге турында белдерде. Бу хакта ул ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында сөйләде.

«Бүгенге көндә кайбер муниципалитетларда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бер төркем дә каралмаган. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга мәктәпкәчә белем бирүне оештыру өчен балалар бакчаларында шартлар тудыру мәсьәләсен күтәрүне мөһим дип саныйм», — диде ул.

Илсур Һадиуллин 63 балалар бакчасында ишетү, акыл, терәк-хәрәкәт итү аппараты бозылган балалар өчен төркемнәр булдырылганын әйтте. «Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Чистай, Бөгелмә балалар бакчаларында махсус төркемнәрдән торган балалар бихисап. Ишетүгә бәйле тайпылышлары булган балалар өчен махсус төркемнәр булдыру эше алып барыла», — дип билгеләп үтте ул.

Министр урынбасары балалар бакчаларында катнаш төркемнәр оештырылуын, аларда сәламәт балаларның мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән бергә тәрбияләнүен искәртте. «Бу — инклюзив төркемнәр дип атала. Катнаш юнәлештәге 57 төркемдә сәламәт балалар белән бергә 112 инвалид бала тәрбияләнә», — дип йомгаклады Һадиуллин.

  • Татарстанда сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 492 балалар бакчасы эшли, аларда 16 меңгә якын бала тәрбияләнә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100