Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Министрлык: Лотереяда откан кешеләрне балалар пособиеләреннән мәхрүм итәргә ярамый
Бу төр дәүләт ярдәме 3 яшьтән алып 7 яшькәчә балалар тәрбияләүче аз керемле гаиләләргә, 8 - 17 яшьлек балалар үстерүче ялгыз ата-аналарга һәм иртә срокларда исәпкә баскан йөкле хатыннарга күрсәтелә.
(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Лотереяда оту балалар пособиесеннән мәхрүм итү өчен сәбәп була алмый, дип белдерә РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы.
Пособие гаиләнең кеременә карап билгеләнә. Ә лотереяда оту гаиләнең керем суммасын арттыра, дип яза РИА Новости.
Бу 3 яшьтән алып 7 яшькәчә балалар тәрбияләүче аз керемле гаиләләргә, 8 - 17 яшьлек балалар үстерүче ялгыз ата-аналарга һәм иртә срокларда исәпкә баскан йөкле хатыннарга кагыла.
Министрлык билгеләп үткәнчә, мондый гаиләләрнең керемен санаганда, төрмәдә, армиядә, арестта яки мәҗбүри дәвалануда булган туганнар һәм арест салынган күчемсез милек һәм транспорт исәпкә алынмый. Тагын эшмәкәрлек эшчәнлегенә бирелгән грантлар, эзләүдә булган транспорт, төбәкләрдә торак яки транспорт сатып алу өчен бирелгән максатчан субсидияләр дә исәпкә алынмый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз