news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы: Күрше төбәктәге урман янгыны төтене Татарстанга килми

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белешмәсе буенча, республика күгендә уртача тропосферада җилнең көнбатыш агымнары күзәтелә, алар Түбән Новгород өлкәсе һәм Марий Эл Республикасындагы урман янгыннарыннан корым кисәкчекләрен Татарстанга алып килә.

Шул ук вакытта метеорология станцияләрендә бу төтен күренми, зарарлы матдәләр концентрациясе дәрәҗәсенең артуы күзәтелми. Шуңа бәйле рәвештә, бу начар яки куркыныч һава торышы булып саналмый. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Татар-информ» Татарстан янгын сүндерүчеләренең Түбән Новгород өлкәсенә урман янгыннарына каршы көрәштә ярдәм итәргә китүләрен хәбәр иткән иде. Республиканың «янгын десанты» составында 45 кеше һәм тугыз берәмлек техника исәпләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot