news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Министрлык: Ковидның яңа штаммнарының беренче билгеләре «кондиционердан чирләү» кебек

Коронавирусның яңа штаммнарының беренче билгеләре кондиционердан чирләгән кебек халәтне хәтерләтә. Бу хакта Төбәк белән идарә итү үзәгенең туры эфирында Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары –  Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде.

«Клиник картинада күренгәнчә, авыру фарингит, ларингиттан, ягъни бугаз, йоткылык ялкынсынуыннан башлана. Тамакта мондый авырту, йотканда кыенлыклар күзәтелгәндә еш кына «кондиционердан чирләү» терминын кулланалар, җил бәргән кебек», – дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Шуннан соң берничә көн 38-38,5 градус югары температура саклана. Дөрес дәвалаганда авыру бик тиз уза. Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, күпчелек кеше коронавирусны ОРВИ вакытындагы сыман уздырып җибәрә.

Жаворонков яңа штаммнар белән авыручыларның еш кына өйдә дәвалануын, аларга хастаханә шартлары кирәк булмавын өстәде. Хастаханәгә авыруны хәле начарлангач салалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100