Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Министрлык IT-белгечләрнең кайберләренә генә «бронь» бирүгә каршы булуын белдерде
Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы РФ Президенты каршындагы Кеше хокуклары буенча совет рәисе Валерий Фадеевның бары тик хәрби һәм башка критик өлкәләрдә мәшгуль булган IT-белгечләргә генә өлешчә мобилизациядән кичектереп тору турындагы тәкъдименә каршы чыкты.
«Чит ил IT-карарларына кертелгән чикләүләрне исәпкә алып, тизләтелгән режимда барлык мөһим өлкәләрдә дә Россиянең конкурент аналогларын барлыкка китерүне тәэмин итәргә кирәк. Бу технологик суверенитетны тәэмин итү мәсьәләсе», - дип белдерде ведомство башлыгы Мәгъсүт Шадаев. Аның сүзләрен министрлыкның Телеграм-каналы китерә.
Министр фикеренчә, әгәр Россия аерым өлкәләрдә дустанә булмаган илләр технологияләренә бәйле булып калса, «чын куркынычсызлыкны күз алдына китерү кыен».
Моннан тыш, Шадаев искә төшергәнчә, Саклану министрлыгы кабул иткән карар кысаларында тиешле югары белемле һәм IT-чишелешләрне эшләүдә һәм хуплауда турыдан катнашучы аккредитация узган IT-оешмалар хезмәткәрләре генә өлешчә мобилизация кысаларында чакырылмый. «Бу төгәл һәм фокуслы ярдәм гарантияли», - дип ышана ул.
Элегрәк Кеше хокуклары буенча совет башлыгы Валерий Фадеев РФ саклану министры Сергей Шойгуга үз мөрәҗәгатендә хәрби һәм икеле билгеләнештәге технологияләр белән эшләүче яки критик мәгълүмат инфраструктурасы һәм сәнәгатьне дә кертеп, система барлыкка китерүче компанияләр эшчәнлеген тәэмин итүче программистларга гына «бронь» бирергә тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз