news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Министрлык исерткеч эчемлекләргә бәйлелеге булган россиялеләр санын атады

Былтыр Россиядә исеркеч эчемлекләргә бәйлелеге булган 1,2 миллионга якын кеше исәпләнгән. Россиянең сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Салагай шундый саннар китерде. Аның фикеренчә, бу «гаять зур» сан. «Российская газета» шул турыда яза.

Ведомство статистикасы буенча, үлүчеләрнең якынча 70 проценты бавыр циррозыннан, 60 проценты кардиомиопатиядән, 50 проценты панкреатиттан вафат була. Бу чирләр алкоголь куллану нәтиҗәсендә килеп чыга. Хезмәткә сәләтле яшьтә исерткеч эчемлекләр ешрак үлем белән күзаллана, дип яза «Интерфакс» Салагайның сүзләрен.

Хәбәр ителгән статистикага карамастан, 2008 ел белән чагыштырганда илдә эчкечеләр саны кими бара: соңгы 13 елда бер кеше исәбенә туры килгән спиртлы эчемлекләр куллану күләме 40 процентка кимегән. Социологик сораштырулар күрсәтүенчә, Россиядә яшәүчеләрнең 60 проценттан артыгы эчми, яисә эчүдән туктаган яки хәмерне сирәгрәк эчә башлаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot