Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Министрлык гаепле хезмәткәрләренә карата артык либераль, кыңгыр эшне судка җиткерү кирәк
ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров хезмәткәрләрнең дисциплина һәм закон бозу очраклары буенча фикере шундый
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Быел Татарстан дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең 4се дисциплина һәм закон бозу очрагы буенча гаепләнә һәм алар эше республика прокуратурасына кадәр барып җиткән. Шуларның 1сендә Казан шәһәре эчке эшләр идарәсе ЮХИДИ бүлеге инспекторының протокол тутырмас өчен 10 мең сум күләмендә ришвәт таләп иткәнлеге мәгълүм.
Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә барган утырышта идарә башлыгы Рифкат Миңнеханов шул хакта белдерде. Бу мәсьәләдә ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров Казан шәһәре буенча юлларда патруль хезмәте полкы командирына кул астында эшләүчеләр арасында мондый фактларны бетерү өчен кичекмәстән чара күрергә кушты. Ел дәвамында тагын 1-2 шундый очрак булса, вазифагызны азат итү турында сүз булачак, дип министр басым ясап, әлегә аңа җитди кисәтү игълан итте. «Без гаепле хезмәткәрләребезгә карата артык либераль, моңарчы аларны эштән азат итә идек, ләкин мондый кыңгыр эшләрне судка кадәр җиткерү кирәк дип уйлыйм, чөнки максатыбыз – мондый начар гамәлләрне тамырыннан корыту», - диде Ә.Сәфәров. Ә республиканың баш автоинспекторы Р.Миңнеханов хисабында күренгәнчә, юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан узган елны хезмәт дисциплинасын бозуның 537 очрагы беленгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз