Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Министрлык 2027 елда югары уку йортларын белем бирүнең яңа моделенә күчерүне планлаштыра
Россия югары уку йортларының югары белем бирүнең яңа моделенә күчүе 2027 елга планлаштырыла. Бу хакта РФ фән һәм югары белем министры урынбасары Дмитрий Афанасьев тарих факультетлары деканнары һәм кафедралары мөдирләренең Бөтенроссия киңәшмәсендә хәбәр итте, дип яза ТАСС.
Афанасьев билгеләп үткәнчә, 2027 ел югары белем бирүнең яңа моделен системалы һәм гомуми кертү вакыты булачак. Ул ачыклык керткәнчә, гамәлдәге сынау проекты белән параллель рәвештә илнең берничә университетында министрлык белем бирү турындагы законга төзәтмәләр кертүне таләп итә торган системалы үзгәрешләр эшли.
Үзгәрешләр проекты әзерләнгән һәм ябык фикер алышу уза, шуннан соң гомуми фикер алышуга чыгарылачак, дип өстәде министр урынбасары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз