news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Министрлар саммитында халыкара "Казан декларациясе" тәкъдим ителгән

Декларация WorldSkills хәрәкәтендә катнашкан илләрдә профессиональ белем бирү өлкәсен бердәм бәяләү стандартларын булдыруны күздә тота.

Министрлар саммитында халыкара "Казан декларациясе" тәкъдим ителгән
Михаил Захаров/архив

(Казан, 24 август, “Татар-информ”, Алсу Исмәгыйлева). WorldSkills Кazan 2019 чемпионаты кысаларында узган министрлар халыкара саммитында белем бирү өлкәсен бердәм бәяләү стандартларын булдыруны күздә тоткан документ тәкъдим ителгән. “Без аны үз арабызда “Казан декларациясе” дип атадык”, - диде саммиттан соң журналистлар белән очрашуда Россия мәгариф министры Ольга Васильева.

Министрлар халыкара саммитында WorldSkills хәрәкәтенә кергән 38 ил министрлары һәм алты халыкара оешма вәкилләре катнашкан.

“Хәзерге вакытта иң әһәмиятле мәсьәлә – белем бирү эчтәлеге һәм әзерлек сыйфаты, - диде министр. - Без кичә WorldSkills хәрәкәтендәге илләрдә урта профессиональ белем бирү өлкәсендәге белгечләрне бәяләүнең бердәм стандартларын булдыруны күздә тоткан документ тәкъдим иттек”.

Министр дөньяда технологияләрнең өзлексез үзгәреп торуын искәртте. Шуңа бәйле рәвештә сыйфатны бәяләү критерийларының барлык илләрдә тәңгәл булуын һәм барысына да аңлаешлы булуын телибез, диде ул.

Ольга Васильева декларациянең халыкара әһәмияткә ия булуын аңлатты. Документ тиешле булган барлык тикшерүләрне узганнан соң бердәм рәвештә кабул ителәчәк дип көтелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100