news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Министрлар Кабинетында ТР Инвестиция-венчур фондының Попечительләр советы утырышы уза
Көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләрнең төп өлешен реализациянең төрле стадияләрендә булган инновация проектлары тәшкил итә
Скопировать ссылку
(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”). Бүген Министрлар Кабинетында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов рәислегендә ТР Инвестиция-венчур фондының Попечительләр советы утырышы уза. Көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләрнең төп өлешен Фондның гамәлгә ашыруның төрле стадияләрендә булган проектлары тәшкил итә. Югары альфа-олефиннарны галогенлаштыру технологиясен эшләү проекты - шундыйлардан. 2008 елда “Идея-1000” конкурсы нәтиҗәсендә әлеге проект үсешнең чираттагы стадиясенә чыккан иде. Ягъни бу технологияне процессларны комплекслы реализацияләү белән кызыксынган нефтехимия предприятиеләренә, химия производстволарын проектлау хезмәтләре күрсәтүче компанияләргә кулланылышка кертеп була дигән сүз. Электрохимик галогенлаштыру технологиясенең продукция спектрын киңәйтү ягыннан да үсеш перспективалары өметле. Ул бутиленхлоргидрин, пропиленкарбонат кебек галогенлаштыру стадиясен эченә алган һәм элек классик схема буенча җитештерелгән продуктлардан башка коммерцияле продукция алырга мөмкинлек бирә.
Ветеринар медицина өчен синтетик мелатонин нигезендә яңа дару препаратлары җитештерүгә исәпләнгән проект та гамәлгә ашыруның чираттагы стадиясенә күчкән. Бу яңа препаратлар авыл хуҗалыгында терлекләрнең продуктивлыгын күтәрүгә исәпләнгән. Препаратлар югары нәтиҗәлелек күрсәтеп, яшь терлекнең сугымга кадәр тулысынча баш санын саклап калырга, туганнан алып үткән беренче айларда аларның авырлыгын 10-30 процентка арттыруга ярдәм итәргә тиеш. Бу проект 2009-2013 елларда Татарстанда наноиндустрияне проектларга нигезләнеп үстерү буенча комплекслы программа составына кертелгән.
Инвестиция-венчур фондының Попечительләр советы утырышында шулай ук “Цементлы бетоннар өчен АРОС суперпластификаторын (химик өстәмә) җитештерү технологиясен эшләү” дигән инвестиция проектын гамәлгә ашыру хакындагы хисап тыңланачак. Яңа суперпластификатор җитештерү бетон катнашмаларының яңа модификациясен алырга ярдәм итә. Ул төзелеш индустриясе ихтыяҗларын канәгатьләндерүне күздә тота.
Агымдагы елның 23 мартында башкалада V Казан венчур ярминкәсе ишекләрен ачачак. Бүгенге утырышның көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләрнең берсе аңа әзерлек белән бәйле.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2