news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Министрлар Кабинетында моношәһәрләр үсешенең комплекслы планнары тикшерелде

РФ Хөкүмәт комиссиясе күптән түгел беренче чиратта дәүләт ярдәме алырга тиешле 27 моношәһәрнең исемлеген раслады. Алар арасында Чаллы белән Кама Аланы да бар

(Казан, 20 гыйнвар, “Татар-информ”). ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә моношәһәрләр үсешенең комплекслы планнары тикшерелде.

Россия Хөкүмәте яшәеше тулысынча бер предприятиегә бәйләнгән моношәһәрләргә икътисадларын диверсификацияләргә булышырга җыена. Татарстан федераль ярдәмгә мохтаҗ 7 моношәһәр буенча заявка әзерләп җибәргән иде. Алар – Чаллы, Кама Аланы, Менделеевски, Чистай, Алабуга, Түбән Кама һәм Яшел Үзән. РФ икътисадының тотрыклылыгын күтәрү буенча беренче вице-премьер Игорь Шувалов җитәкчелегендәге Хөкүмәт комиссиясе күптән түгел беренче чиратта дәүләт ярдәме алырга тиешле 27 моношәһәрнең исемлеген раслады. Алар арасында Чаллы белән Кама Аланы да бар. 20 проект инде быел ук дәүләт ярдәмен алырга мөмкин. Кайсы проектларның финанс ярдәме алачагы гыйнвар ахырына ачыкланып бетәчәк.

Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә чыгыш ясаган икътисад министры Марат Сафиуллин сүзләреннән аңлашылганча, Россиядә яшәеше тулысынча бер предприятиегә бәйләнгән шәһәрләр саны 400 дән артып китә, һәм аларда ил халкының 15 проценты гомер кичерә. Министр дәүләт ярдәме программасында катнашу өчен моношәһәрләргә куелган таләпләрне барлап узды. Алар – шәһәрне үстерү буенча комплекслы инвестиция планы, предприятие, кече һәм урта бизнесны үстерү, торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыру буенча инвестиция планнары, шәхси-дәүләт хезмәттәшлеге планнары булу һ.б. Чаллы белән Кама Аланы программада катнашу таләпләренә тулысынча җавап бирә. Марат Сафиуллин искәртүенчә, моношәһәрләргә ярдәм программасында катнашу өчен документлар пакетын тапшыруның ахыргы көне итеп 25 гыйнвар билгеләнгән. Соңрак Татарстан Менделеевски, Яшел Үзән, Чистай, Түбән Кама һәм Алабуганың да комплекслы үсеш планнарын әзерләп, РФ Төбәкләр үсеше министрлыгына тәкъдим итәргә җыена.

Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, киңәшмәдә Чаллы шәһәренең комплекслы инвестицион үсеш планын шәһәр мэры Илдар Халиков презентацияләгән. Бүгенге көндә автомобиль төзүчеләр каласында республикадагы икътисади актив халыкның 16,5 проценты яши. Автоградның Татарстандагы тулай төбәк продуктындагы өлеше 11,7 процент тәшкил итә. Икътисади кризис шартларында калада җитештерү күләме ике тапкырга төшкән, эшсезлек арткан. Каланың комплекслы үсеш планы шәхси-дәүләт хезмәттәшлеген, кече эшмәкәрлекне, торак төзелешен үстерү, социаль киеренкелекне киметү чараларына нигезләнә. Анда каралган чараларны этаплап финанслау күләме 43 млрд. сумга җитә.

Киңәшмәдә шулай ук Алабуга, Кама Аланын комплекслы үстерү планнары да тәкъдим ителгән. Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, моношәһәрләр темасы бүген аеруча актуаль. Хөкүмәт башлыгы фикеренчә, бүген Россиядә Татарстандагы белән чагыштырганда тагын да кискенрәк хәлдәге шәһәрләр бар. “Муниципаль районнар башлыкларының комплекслы эшчәнлеге булмаса, социаль киеренкелекне киметү программасында катнашмасак, иҗтимагый эшләрне оештырмасак, республикада да кризисның тагын да катлаулырак йогынтысын сизгән булыр идек”, -дип белдерде Премьер-министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot