Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Министрлар Кабинетында Казан – Чаллы автомобиль юлын реконструкцияләү хакында сөйләштеләр
Министрлар Кабинетында Казан – Чаллы автомобиль юлын реконструкцияләү хакында сөйләштеләр
(Казан, 23 май, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә М-7 федераль трассасын реконструкцияләү хакында фикер алышынды. Мәскәү –Түбән Новгород –Казан –Уфа тоташтыручы бу автомобиль юлының Татарстан территориясендәге өлеше халык телендә «Үлем юлы»дип аталган Казан – Чаллы трассасы. Бүген анда хәрәкәт ешлыгы нормадан ике ярым тапкырга артып китә, ягъни тәүлегенә 15 мең автомобиль тәшкил итә. Өстәвенә бу участокның моннан чирек гасыр элек кулланылышка тапшырылуы мәгълүм. Республика Хөкүмәте федераль трассаның Татарстан территориясендәге участогын реконструкцияләүгә керешергә ниятли. Бу эшләр 5-6 ел эчендә Казан-Чаллы юлын югары техник категориягә җавап бирерлек итеп үзгәртәчәк. Автомобиль юлын реконструкцияләү буенча төп җаваплылык РФ Транспорт министрлыгы каршындагы Федераль юл агентлыгында булса, Татарстан Хөкүмәте анда бергәләп катнашу тәкъдимен керткән иде. Быел автомобиль юлының проект-смета документлары әзер булган, экспертиза үткән юл участокларында эш башланачак. Реконструкция һәм төзелеш эшләренең генераль подрядчылары – «Нур –1», «Каздорстрой» һәм «Камдорстрой» җәмгыятьләре.
Бүгенге утырышта Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, федераль бюджеттан акчалар килгәнче реконструкция эшләрен башлау өчен подрядчыларга Хөкүмәт гарантиясендә кредит линиясе ачарга кирәк булачак.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Владимир Швецов соңыннан журналистлар белән булган әңгәмәдә реконструкция планының конкрет моментларына тукталды. Аның сүзләренә караганда, бу юлның 44 км аралыгы элегрәк Татарстан бюджеты исәбенә төзекләндерелгән булган. Быел беренче тапкыр федераль бюджеттан 100 млн. сум рәвешендә акча бүлеп бирелгән. Бу сумма юлның 835 – 840 км өлешендә эшне дәвам итәргә мөмкинлек бирәчәк. Төп реконструкция эшләре юлның Камаз боҗрасы дип йөртелә торган урынында (829 км) хәрәкәт бүленешенең 7 км аралыгында башланып китәчәк. Бу участокта башкарасы эшләр 829 млн. сум белән бәяләнә. Министр белдергәнчә, алга таба күз уңында тотылган объект – Богородицадан Шәле-Саескан Тавы кисешенә кадәр 19 км ара. Федераль автомобиль юлының 933-940 участогында «Камдорстрой» җәмгыяте подрядчы оешмасы шөгыльләнәчәк.
Бу ел ахырына Владимир Швецов хәбәр итүенчә, Нократ елгасы аша күпер төзелеше проект документациясе әзер булачак. Ул бу объекттагы эшләрне киләсе елда башлау мөмкинлеген бирә.
Бүгенге утырышта моннан тыш, республикада М-7 юлы төзелешен алга таба проектлау мәсьәләсе дә күтәрелде. Анда Казан-Чаллы юлын алга таба төзү, төзекләндерү өчен проект-смета документларын әзерләү мәсьәләсе дә күтәрелде. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, федераль трассаны реконструкцияләү, шулай ук 2007-2015 елларда авыл юлларын үстерү программасы республика өчен өстенлекле проектлар. Шуңа күрә аларны гамәлгә ашыруда, юл өчен урыннар бүлеп бирүдә, проект-смета документларын эшләүдә тоткарлык булмаска тиеш.
Владимир Швецов аңлатуынча, Казан-Чаллы юлындагы төзү һәм төзекләндерү эшләренең дәвамлылыгы финанслау күләменә бәйле булачак. Республика җитәкчелеге эшләрне 5-6 елда тәмамлау бурычын куйган. Бу проектның гомуми суммасы 14,5 млрд. сум белән бәяләнә. Владимир Швецов сүзләренә караганда, быел бу сумманың 2,2 миллиарды үзләштереләчәк. Реконструкциядән соң бу юлны түләүле итү варианты да карала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз