news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Министрлар Кабинетында Казан авиация җитештерү берләшмәсен үстерү хакында фикер алыштылар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм “Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе” ААҖ арасындагы килешү әлеге киңәшмәнең нәтиҗәсе булачак
Скопировать ссылку
(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Казанга эшлекле сәфәр белән килгән “Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе» ААҖ президенты Алексей Федоров белән киңәшмә үткәрде.
Очрашуда “С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ААҖнең җитештерү базасы һәм социаль инфраструктурасын комплекслы үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышынды.
Алексей Федоров һәм Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә авиатөзелеш комплексы өлкәсендә социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыруда, Казан авиация җитештерү берләшмәсенә Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан дәүләт ярдәме күрсәтүдә “Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе» ААҖнең булышлык итүенә бәйле һәм башка мәсьәләләр хакында фикер алышты.
Күтәрелгән темалар арасында шулай ук Казан авиация җитештерү берләшмәсендә эшче-хезмәткәрләрне эш белән тәэмин итү мәсьәләсе дә бар иде. Шул исәптән, Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе структурасына кергән башка предприятиеләрнең заказларын урнаштыру һәм предприятие программаларының номенклатурасын киңәйтү хисабына.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм “Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе” ААҖ арасындагы “С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ААҖен комплекслы үстерү мәсьәләләре буенча килешү (аңа яклар тарафыннан якын көннәрдә кул куелыр дип көтелә) әлеге киңәшмәнең нәтиҗәсе булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2