Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Министрлар Кабинетында брифингта яшьләргә торак алуда ярдәм чараларын искәрттеләр
Татарстанның Министрлар Кабинетында брифингта яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина яшь гаиләләрнең нинди программалар буенча тораклы була алуын искәртте.
«Яшьләр өйләнешкәч, аларны, кагыйдә буларак, торак мәсьәләсе борчый. Дүрт ярдәм программасы бар – торак бәясенең 35 проценты күләмендә субсидия (баласыз гаиләләр өчен 30 процент), социаль ипотека, торак бәясенең 60 проценты күләмендә 15 елга процентсыз бүлеп түләү мөмкинлеге, яшьләр арасында торак конкурсы», – диде Софья Галиева-Мостафина.
Ул ел саен яшь гаиләләргә «Салавта күпере» торак комплексында 49 фатир бирелүен әйтте. Бу күпчелек яшьләр сәясәте, социаль өлкә активистлары. «Барлык программалар турында Яшьләр эшләре министрлыгы сайтында мәгълүмат бар. Язылып та килергә мөмкин, барысын да сөйләп аңлатачакбыз», – диде.
Софья Галиева-Мостафина Татарстанда яшь гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтә торган 7 үзәк булуын искәртте. Якын арада Яшел Үзәндә, Алабугада да шундый үзәкләр ачылачак.
Белгеч республикада балаларга һәм яшьләргә күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында сөйләвен дәвам итеп, ел саен лагерьларда 200 меңнән артык бала ял итүен билгеләп узды. Аның сүзләренчә, быел тагын 14 лагерь яңартылачак. «Моның кадәр лагерьлар челтәре Россиядә беркайда юк», – диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз