news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Министрлар Кабинеты юллар һәм авыл хуҗалыгына 12 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирә

Тагын бер субсидия мәктәпләрдә укучылар сәламәтлеге мониторингы системасын кертүгә булачак.

(Казан, 28 сентябрь, "Татар-информ"). Россия Хөкүмәте илдә юл челтәренең үсеше өчен 10 миллиард сум чамасы акча бүлеп бирәчәк. 

"10 миллиард сумлап акча юл хуҗалыгы өлкәсе программасына – күперләр ремонтлау һәм реконструкцияләүгә, башка юл корылмаларына, шулай ук төбәк, муниципальара һәм муниципаль юллар челтәрен киңәйтүгә юнәлтеләчәк”, – дип җиткергән Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Россия Хөкүмәте утырышында. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

"Өстәмә акча ярдәм буларак авыл хуҗалыгына да бүленә. 2 миллиардтан артыгы агросәнәгать комплексы объектларын төзүгә, техника алуга биреләчәк",– дигән Министрлар Кабинеты башлыгы.

Медведев быел әлеге максаттан 10,5 млрд сум акча бүленгән булуын искә төшереп узган.

"Тагын бер субсидия мәктәпләрдә укучылар сәламәтлеге мониторингы системасын кертүгә булачак", – дип өстәгән Премьер-министр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100