news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Министрлар Кабинеты югары уку йортларына 4 миллиард сум акча бүлеп бирде

Әлеге акча белем бирү һәм мәдәният тармагындагы дәүләт сәяәстен тормышка ашыру максатыннан бирелә.

(Казан, 16 май, "Татар-информ"). Россия хөкүмәте Мәдәният министрлыгы белән Мәгариф һәм фән министрлыкларына идарә тармаклары карамагындагы мәгариф учреждениеләре ихтыяҗлары өчен резерв фондтан 4,25 миллиард сум акча бүлеп бирде. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев кул куйган шул хактагы документ Министрлар Кабинетының рәсми сайтында бастырылды, дип яза ТАСС агентлыгы.
 
Әлеге акчаның 3,15 миллиард сумы Россия Мәгариф һәм фән министрлыгына бирелсә, 1,1 миллиарды Мәдәният министрлыгы өчен. Акча белем бирү һәм мәдәният тармагындагы дәүләт сәяәстен тормышка ашыру, шул исәптән мөлкәтне карап тоту, коммуналь хезмәтләргә түләү һәм транспорт хезмәте, элемтә ише өчен чыгымнарны каплау максатыннан бирелә.
 
Документ Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында быелның 11 маенда каралды һәм хуплау тапты.

news_right_1
news_right_2
news_bot