news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Министрлар Кабинеты ветераннар һәм инвалидларга түләүләр индексациясе күләмен раслады

Индексация коэффициенты 1,03 күләмендә расланган һәм агымдагы елның 1 февраленнән үз көченә керәчәк.

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Артур Казанцев). РФ Министрлар Кабинеты түләүләр, пособиеләр һәм компенсацияләрне индексацияләү коэффициентын 1,03 күләмендә билгеләде. Документ Россия Хөкүмәте сайтында урнаштырылган.

Индексация ветераннар, инвалидлар, балалары булган гражданнарга һәм производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләштерү вакытында кагылачак.

«Әлеге гражданнар категориясенә Чернобыль АЭСындагы һәлакәт аркасында радиация йогынтысына дучар ителгән, 1957 елда «Маяк» җитештерү берләшмәсендәге авария һәм Теча елгасына радиоактив калдыклар ташлаудан зыян күргән, шулай ук Семипалатинск полигонында атом — төш сынаулары аркасында радиация йогынтысына дучар булган кешеләр эләгә», - диелә документта.

Яңа карар 2020 елның 1 февраленнән үз көченә керә, ә түләүләрне, компенсацияләрне һәм пособиеләрне индексацияләү елына бер тапкыр башкарылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100