news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Министрлар Кабинеты утырышы Сәкинә Шәймиева хөрмәтенә бер минут тынлык белән башланды

Хөкүмәт йортында Татарстан Президентының Дәүләт Советына Юлламасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча утырыш уза.

(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы республиканың беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хатыны Сәкинә Шәймиева хөрмәтенә бер минут тынлык белән ачылды.

Хөкүмәт йортында Татарстан Президентының Дәүләт Советына Юлламасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча утырышны ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин алып бара.

“Гомере буе Сәкинә Шакир кызы Минтимер Шәймиевнең ышанычлы тылы, тугры дусты, фикердәше булды. Татарстан Республикасы үсешендә, чәчәк атуында аның да өлеше зур. Аның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак”, - диде Рөстәм Нигъмәтуллин.

Бу минутларда Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев чыгыш ясый.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot