news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Министрлар Кабинеты Татарстан предприятиеләре директорлар советларына вәкилләр билгеләде

«Казаноргсинтез», «Түбән Кама Нефтехим», «Татспиртпром», «Татхимфармпрепараты» һ.б. директорлар советына республика вәкилләре билгеләнде.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Татарстан Хөкүмәте Татарстанның төп акционерлык җәмгыятьләренең директорлар советы һәм ревизия комиссияләренә республика вәкилләрен билгеләде. Шул хактагы карар хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Татарстан Хөкүмәте махсус хокук нигезендә сигез акционерлык җәмгыятенең директорлар советына үз вәкилләрен билгеләде. Әйтик, Татарстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев Казан моторлар төзү берләшмәсе директорлар советына, ә сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков «Татхимфармпрепараты» АҖ җитәкчелек органына керде.

«Казаноргсинтез», «Түбән Кама Нефтехим» һәм Казан вертолет заводы директорлар советында республика мәнфәгатьләрен Татарстан Президенты ярдәмчеләре, «Татспиртпром»да Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин яклаячак. Шулай ук «Химград» белән «Радиоприбор»га да вәкилләр билгеләнде.

Моннан тыш, документта предприятиеләрнең ревизия комиссияләренә билгеләү өчен дә вәкилләр күрсәтелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100