news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Министрлар Кабинеты Татарстан халыклары телләрен саклауга бирелгән грант санын арттырган

Грантлар бирүдәге төзәтмәләрне республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Республиканың Министрлар Кабинеты тарафыннан Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү буенча иҗтимагый оешмаларга ярдәм күрсәтү уңаеннан грантлар бирүдә үзгәрешләр кертелгән. Документны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган һәм ул Татарстанның хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Искәртеп узыйк, 2015 елда имзаланган карар буенча, «2014-2020 елларда Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында республика һәр оешмага 250 мең сум күләмендә ике грант тапшырган. Грант ияләрен конкурс комиссиясе билгеләгән.

10 октябрьдә Татарстанның Премьер-министры имзалаган яңа төзәтмәләрдә грантның күләме 1 миллион сумга кадәр җиткән, шулай ук грантлар саны бишкә кадәр арткан, ягъни һәрбер оешмага 200 мең сум биреләчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100