Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Министрлар Кабинеты татар язучылары әсәрләрен бастыруга 63 млн сум чамасы акча бүлеп бирә
Татарстанда 2024 елга социаль әһәмиятле әдәбият исемлеге расланды. Бастыруга әзерлек, бастыру чыгымнарын каплауга һәм бу әсәрләрне таратуга 62,7 млн сум юнәлдерелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте карарыннан билгеле булды.
Исемлек татар язучылары әсәрләреннән һәм Россиядә традицион рухи-әхлакый кыйммәтләргә багышланган басмалардан тора. Анда шулай ук китаплар, Татарстан Фәннәр академиясе инициативасы белән тәкъдим ителгән проектлар кергән, алар татар халык тарихына һәм мәдәниятенә багышланган.
Талантлы яшь һәм башлаучы авторларны һәм татар әдәбияты классикларын бастыруга ярдәм аерым бүлектә күрсәтелә.
Исемлектә бу елның мөһим вакыйгалары да исәпкә алынган - китапларның бер өлеше Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Гаилә елына, шулай ук БРИКС спорт уеннарына һәм саммитына багышланган.
Әлеге басмалар тиражының 75 проценты Татарстан Мәдәният министрлыгына республика китапханәләре фондларын, ә 10 проценты Россиянең татарлар күпләп яшәгән төбәкләрендә татар иҗтимагый оешмалары китапханәләре фондларын комплектлауга җибәреләчәк, диелгән карарда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз