news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Министрлар Кабинеты "ташламалы" штрафлар исемлеген киңәйтергә тәкъдим итә

10 мең сумга кадәр штраф түләтү механизмын гадиләштерергә тәкъдим ителә.

(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”). Административ хокук бозулар кодексының яңа концепциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен генә түгел, гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырмый торган башка хокук бозулар өчен дә штрафларны ташлама белән түләүне күздә тота. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

Хәзерге вакытта юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен, түләү карары чыгарылганнан соң 20 көн эчендә башкарылган очракта, билгеләнгән штрафның 50 процентын түләргә мөмкин.

Шулай ук 10 мең сумга кадәр штраф түләтү механизмын гадиләштерергә тәкъдим ителә. Ул приставларга башкарма эш ачмыйча гына, автомат режимда, банктан бурычлының акча хисабыннан гына акча алуны күздә тота.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100