news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Министрлар Кабинеты түләү картасыннан алдап акча салдыручыларга җаваплылыкны көчәйтмәкче

Документны Россия Федерациясе Дәүләт Думасының финанс базары буенча комитет җитәкчесе Анатолий Аксаков тәкъдим иткән.

(Казан, 25 май, “Татар-информ”). Россия Федерациясе Хөкүмәте түләү картасыннан алдап акча салдыручыларга карата җаваплылыкны көчәйтергә тәкъдим итә. Әлеге хәбәрне Министрлар Кабинетының рәсми сайты җиткерә, дип яза ТАСС.

Канун проекты нигезендә, Җинаять кодексына үзгәреш кертелү күздә тотыла, ягъни банк карталарыннан һәм электрон акча саклау системаларыннан чит кеше милкен урлау өчен җаваплылык артырга мөмкин.

Хәбәрдә язылганча, шулай ук ялган яки башка затныкы булган электрон түләү чарасы, шул исәптән, кредит, хисап яки башка түләү картасын куллану өчен дә җаваплылык каралачак.

Документны Россия Федерациясе Дәүләт Думасының финанс базары буенча комитет җитәкчесе Анатолий Аксаков тәкъдим иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100