news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Министрлар Кабинеты төбәкләргә дарулар өчен 30 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирде

Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Санкт-Петербург, Краснодар крае, Татарстан Республикасы һәм Свердловск өлкәсе иң зур күләмдә акча алачак.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). 2018 елда төбәкләргә гражданнарның аерым категорияләренә дару препаратлары алу өчен 31,6 миллиард сум акча бүленәчәк. Премьер-министр Дмитрий Медведев тарафыннан имзаланган шул хактагы боерык Хөкүмәт сайтында дөнья күргән, дип хәбәр итә «Российская газета».

Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Санкт-Петербург, Краснодар крае, Татарстан Республикасы һәм Свердловск өлкәсе иң зур күләмдә акча алачак.

Моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин сәламәтлек саклау өлкәсен финанслауны арттыру кирәклеге турында белдергән иде. Аның сүзләренчә, киләсе елда әлеге тармакка гомуми чыгымнар тулаем төбәк продуктының 4,1 процентын тәшкил итәчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot