Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Министрлар Кабинеты Россиягә керү өчен визаның яңа формасын раслады
Әлеге виза бер тапкыр гына биреләчәк.
(Казан, 22 ноябрь, "Татар-информ"). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Россиягә керү өчен визаның яңа формасын раслаучы карарны имзалады. Бу хакта чәршәмбе көнне Россия хөкүмәте сайтында хәбәр ителә, дип җиткерә ТАСС агентлыгы.
“Гадәти виза” категориясе яңа төр белән тулыланды – Россиядә вакытлыча яшәүгә рөхсәт алу максатыннан Россиягә керү өчен гадәти виза”, – диелгән хәбәрдә.
Документ нигезендә, визаның яңа төре чит ил кешеләренә, Эчке Эшләр мининстрлыгының әлеге гражданинга вакытлыча торырга рөхсәте булганда, дүрт айга кадәр вакытка бирелә. Әлеге визаның бер тапкыр гына биреләчәге искәртелгән.
"Моннан тыш, нигезләмәдә вакытлыча яшәүче кеше визасына кагылышлы тиешле төзәтмәләр кертелде. Андый виза күп тапкыр бирелә торган гына булырга мөмкин”, – дип күрсәтелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз