news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Министрлар Кабинеты Россиядә вакытлыча яшәүгә квоталар санын киметкән

Хөкүмәттә әлеге карарның миграция процессларын җайга салуда нәтиҗәлелекне арттыруга юнәлдерелгәнне әйтәләр.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). РФ Хөкүмәте 2017 елга чит ил гражданнарына һәм гражданлыклары булмаган затларга Россиядә вакытлы торуга рөхсәт бирүгә квотаны 110,880 мең дип билгеләгән. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.

Әлеге карарны РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган. Документ  бүген Хөкүмәт сайтында урнаштырылган.

«Имзаланган карар белән 2017 елга чит ил гражданнары һәм гражданлыклары булмаган затларга Россиядә вакытлы яшәү өчен 110 880 рөхсәт бирүгә квота билгеләнә. Алга таба алар заявкалар нигезендә Федерация субъектларына бүленә”, - диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100