news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Министрлар Кабинеты Президент сайлавын онлайн күрсәтүгә 75 миллион сум акча бүлеп бирәчәк

Әлеге акчаның быел ук бүленүе, кирәкле чараларны вакытында оештырырга мөмкинлек бирә.

(Казан, 5 октябрь, "Татар-информ"). Россия Хөкүмәте Россия Президенты сайлаулары вакытында видео - һәм онлайн трансляцияләү оештыру өчен 2017 елда Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгына якынча 75 миллион сум акча бүлеп бирәчәк.

2 октябрьдә Премьер-министр Дмитрий Медведев тарафыннан имзаланган бу боерык хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган. Документта билгеләп үтелгәнчә, әлеге акчаны быел ук бүлеп бирү, кирәкле чараларны вакытында оештырырга мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot