Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Министрлар Кабинеты мигрантларны рус телен белмичә мәктәпләргә кабул итүне тыюны хуплады
Россия Хөкүмәте, искәрмәләрне исәпкә алып, рус телен белмәгән чит ил балаларын мәктәпкә кабул итүне тыя торган закон проектын хуплады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Искәртик, закон проектын Дәүләт Думасына ноябрь ахырында керттеләр. Инициатива авторлары чит ил гражданнарын Россия мәктәпләренә түләүсез рус теле буенча тестларны уңышлы тапшырганда гына кабул итәргә тәкъдим итте.
Министрлар Кабинетында белдерүләренчә, проект Россиядә эшләп бетерүгә мохтаҗ, чөнки рус телен белмәү сәбәпле, мәктәпләргә йөри алмаячак балигъ булмаган чит ил кешеләренең хокукый хәлен билгеләү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз