Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Министрлар Кабинеты махсус операция хәрбиләренә бушлай икенче һөнәри белем бирүне хуплады
Россия Хөкүмәте махсус хәрби операциядә катнашучыларга бушлай икенче урта һөнәри белем алу хокукын бирүче закон проектын хуплады. Бу хакта Министрлар Кабинетының рәсми бәяләмәсендә әйтелә. Аның белән ТАСС танышкан.
Инициативаны парламентарийлар төркеме тәкъдим иткән. Документ «Белем бирү турында»гы законга төзәтмәләр кертүне күздә тота.
Үзгәрешләр мобилизацияләнгән хәрбиләргә, контрактчыларга, ирекле нигездә хезмәт итүчеләргә һәм махсус хәрби операциянең башка катнашучыларына кагыла.
«РФ Хөкүмәте закон проектын, әйтелгән күрсәтмәне исәпкә алып, камилләштереп бетерү шарты белән хуплый», – диелә бәяләмәдә.
Исегезгә төшерик, июньдә РФ Президенты Владимир Путин махсус хәрби операция катнашучыларына бушлай икенче һөнәри белем алу мөмкинлеген бирү идеясен хуплады һәм оператив рәвештә кирәкле чаралар күрергә кушты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз