news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Министрлар Кабинеты «матур» дәүләт номерларын сату идеясен хуплады

Россия Хөкүмәте «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша «матур» автомобиль номерларын резервлау турындагы закон проектын концептуаль яктан хуплады, ләкин документны икенче укылышка эшләп бетерүне таләп итте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Хөкүмәттә резервлау өчен мөмкин булган номерлар исемлеген формалаштыру мәсьәләсендә хокукый билгесезлекне бетерү кирәклегенә игътибар иттеләр. Аерым алганда, закон проектының яңа редакциясендә мондый исемлекне теркәүче орган билгеләячәк дигән нигезләмәне төшереп калдырдылар.

Моннан тыш, Министрлар Кабинеты номерларны резервлау тәртибен җайга салу вәкаләтләрен Россия Эчке эшләр министрлыгына беркетергә кирәк дип саный. Хөкүмәт хезмәт күрсәтү өчен түләү күләмен һәм аны алу кагыйдәләрен билгеләргә тиеш була. Резервлау өчен түләү «Дәүләт хезмәтләре» аша тәкъдим ителә.

Шулай ук инициативаны гамәлгә ашыру номерларны резервлаудан кергән акчалар хисабына федераль бюджет керемнәрен арттырырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтелә. Шул ук вакытта бюджеттан өстәмә чыгымнар һәм ведомство штатын арттыру таләп ителмәячәк.

Закон проектын Дәүләт Думасына «Яңа кешеләр» фракциясе депутатлары керткән. Ул «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша автомобиль номерларын сайлау һәм резервлау мөмкинлеген күздә тота. Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков сүзләренчә, инициатива 2027 елның 1 сентябрендә үз көченә керергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot