news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Министрлар Кабинеты матди булмаган этномәдәни байлыкны саклау концепциясен раслады

Министрлар Кабинеты матди булмаган этномәдәни байлыкны саклау концепциясен раслады
Фото: «Татар-информ»

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин 2030 елга кадәрге РФ матди булмаган этномәдәни байлыгын саклау һәм үстерү концепциясен раслады. Шул хактагы боерык хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Мәдәният министрлыгына 6 ай эчендә, 2024 елны да кертеп, якындагы өч елда концепцияне гамәлгә ашыру буенча чаралар планы проектын әзерләргә йөкләмә бирелгән.

Документта билгеләп үтелгәнчә, программаны гамәлгә ашыру киләчәк буыннарга рухи тәҗрибәне тапшырырга, күп милләтле халыкның бердәмлеген тәэмин итәргә, Россиянең үзенчәлеген, мәдәниятен, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен сакларга, шулай ук патриотик тәрбия бирергә ярдәм итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100