news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Министрлар Кабинеты һәм ТР муниципаль районнар арасында килешүгә кул куелды

Килешүне ТР Премьер-министры һәм муниципаль район башлыклары имзалады

(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ", Алия Сабирова). Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм ТР муниципаль районнары (шәһәр округлары) арасында килешүгә кул куелды.
Хөкүмәт ягыннан килешүгә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, республиканың муниципаль берәмлекләре ягыннан – муниципаль район башлыклары һәм аларның урынбасарлары кул куйды. Бу чарада шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов һәм Татарстанның министрлык һәм ведомство җитәкчеләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында агымдагы ел катлаулы булды, әмма Министрлар Кабинеты һәм республиканың муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренең бергә эшләве ТР каршындагы төп мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итте, дип билгеләп үтте. Мәсьәләләрнең иң мөһиме - социаль киеренкелек булдырмау иде. “Без бурычны үтәдек – вәзгыять контрольдә”, - дип өстәде республиканың Премьер-министры.
Татарстанның икътисад министры Марат Сафиуллин үз чиратында 2009 елда республика фаразлаганга караганда яхшырак эшләде. Шул ук вакытта кайбер проблемалар кала, алар арасында - эшсезләр саны арту, дип ассызыклады.
Икътисад министры муниципаль районнар һәм республиканың шәһәр округларының социаль икътисади үсеш индикаторлары турындагы килешүе хакында сөйләгәндә, беренче тапкыр дөньяви финанс кризисының икътисадка тискәре йогынтысын булдырмаучы чараларны исәпкә алучы индикаторлар каралган, дип белдерде. Шулай ук салым җыю, иминият взнослары һәм җирле үзидарә органнарының җирле тауар җитештерүчеләрне һәм кече эшмәкәрлеккә ярдәм итү күрсәткечләре дә исәпкә алынды.
Марат Сафиуллин киләсе елда үтәргә тиешле бурычлар турында сөйләгәндә, халык алдында социаль вазифаларны үтәү, салым базасын арттыру буенча актив эш алып бару, продукциягә ихтыяҗ стимуллаштыру, дәүләт кирәк-яраклары өчен тауар һәм хезмәтләрне электрон сәүдә буенча сатып алуга күчүне билгеләп үтте.
Килешүгә кул куелгач, ТР Хөкүмәте җитәкчесе күп фатирлы йортларда капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыруда аерылып торган муниципаль берәмлек һәм ТР ведомстволары җитәкчеләренә “Фидакарь хезмәте өчен” медален, ТР Президенты һәм ТР Министрлар Кабинетының рәхмәт хатларын тапшырды.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Рәис Мөбәракшин “Фидакарь хезмәте өчен” медаленә лаек булды.
ТР Президентының рәхмәт хатлары белән бүләкләнүчеләр арасында Буа, Апас, Түбән Кама, Саба муниципаль районнары башлыклары; ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәт хаты тапшырылучылар арасында ТР Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов, Әлмәт, Менделеевски, Бөгелмә, Арча, Спас, Яшел Үзән, Нурлат, Чирмешән муниципаль районнары һәм Казан шәһәре районнары башлыклары бар.



news_right_1
news_right_2
news_bot