news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Министрлар Кабинеты коммуналь калдыклар белән эш итүнең территориаль схемасын раслады

Документ предприятиеләрдән экология җыемнарын кертүгә һәм санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерүгә юнәлдерелгән.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Оксана Романова). Татарстан Министрлар Кабинеты коммуналь калдыклар, шул исәптән каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә территориаль схеманы раслады. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының ММЧ белән элемтә секторы мөдире Гөлназ Миңнеханова хәбәр итте.

Көнкүреш калдыкларын юкка чыгару схемасы төбәкләргә агымдагы елның 26 сентябренә кадәр каты көнкүреш калдыкларын юкка чыгару алгоритмын формалаштыруны йөкләүче федераль программага нигезләнеп кабул ителгән.

Территориальная схема Татарстан Республикасының территориаль схемасы 600 гә якын биттә язылган, якын арада аны раслау турындагы карар Татарстан Хөкүмәте сайтында урнаштырылачак.

Республика хакимияте көнкүреш калдыкларын җыю, транспортлау, сортларга аеру һәм эшкәртүне оештыруны билгеләүче документ ярдәмендә санкцияләнмәгән чүплекләр проблемасын хәл итәргә һәм Татарстанда чүпләрне аерым контейнерларга ташлауны стимуллаштырырга өметләнә.

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында белдерүләренчә, территориаль схема калдыклар белән эшләү һәм стратегик планлаштыру өлкәсендә төп хокукый актларның берсе булырга тиеш. Аңа нигезләнеп калдыклар белән эш итү күрсәткечләре формалаштырылачак. Шулай ук схема буенча каты коммуналь калдыклар белән эшләүче төбәк операторлары эшчәнлеге зонасы, чүп-чар ташлау, эшкәртү һәм юкка чыгару нокталары, шулай ук калдыклар хәрәкәте логистикасы билгеләнәчәк.

Схемада киләчәктә каты коммуналь калдыклар белән эшләү буенча мунициплаь тармак комммуналь комплексларын булдыру каралган. Бу максатлар өчен калдыкларны җыеп бару объектлары камилләштереләчәк, чүп-чар төяү станцияләре, сортларга аеру комплекслары, муниципальара полигоннар, шулай ук экологик технопарклар булдырылачак. Экология технопарклары товар һәм төрү материаллары җитештерүчеләрдән федераль бюджетка экология җыемнары исәбенә финансланачак.

"Бу документны кабул итеп без калдыклар хәрәкәтенең нәтиҗәле логистикасын закон буенча тәэмин итәргә омтылдык. Тиздән республикада кертелергә тиешле калдыклар белән идарә итүнең яңа принциплары күмеп куела торган калдыклар күләмен киметүгә, ә икенче тапкыр куллану өлешен арттыруга юнәлдерелгән", - диде Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100