news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Министрлар Кабинеты каты авырулар өчен медицина эшләнмәләре кертүне гадиләштерде

Россия медицина оешмаларына һәм хәйрия фондларына каты авырулы пациентлар өчен дарулар кертүгә рөхсәт алу җиңелрәк булачак. Мондый товарлар импортына рөхсәтне дәүләт хезмәтләре порталы аша алырга мөмкин. Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, сүз Россиядә теркәлмәгән һәм үз аналоглары булмаган медикаментлар турында бара.

Хәзер фондларга һәм клиникаларга паспортның электрон күчермәләрен яки мондый препаратлар кертүгә рөхсәт алу өчен пациентның туу турындагы таныклыклары күчермәләрен җибәрергә туры килмәячәк. Россия Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт бу мәгълүматларны ведомствоара хезмәттәшлек ярдәмендә мөстәкыйль алырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot