news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Министрлар кабинеты капиталь ремонт фондына хезмәт күрсәтүче банкларга таләпләрне арттыра

Россия Федерациясе Хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведев шундый эчтәлектәге карарга кул куйган.

(Казан, 4 март, "Татар-информ"). Премьер-министр Дмитрий Медведев Россия төбәкләрендәге оператор-фондларның торак йортларына капиталь ремонт уздыру өчен тотылачак акчалар салынырга мөмкин булган кредит оешмаларына өстәмә таләпләр билгеләде. Хөкүмәт җитәкчесе кул куйган шундый эчтәлектәге карар тексты шимбә көнне Министрлар кабинеты сайтына куелды. Бу хакта "Известия" хәбәр итә.

Россия Федерациясе законнары нигезендә, капиталь ремонт фонды ремонт уздыра торган төбәк операторының махсус исәп-хисап счетында туплана, шул ук вакытта әлегә файдалануда булмаган акчаны Россия кредит оешмасының махсус депозитында сакларга мөмкин. Хөкүмәт җитәкчесенең карары нигезендә мондый банкларга өстәмә таләпләр кертелә.

“Кредит оешмасы физик затларның кертемнәрен Россия банкларында мәҗбүри иминиятләштерү системасында торырга..., аңа Россия Федерациясе яки Россия Банкы турыдан-туры яки читтән күзәтчелек итәргә, яки “Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы” дәүләт корпорациясе кредит оешмасы белән озак вакытка исәпләнгән (субординацияле) займ килешүе төзергә тиеш”, - диелгән сайттагы документта.

Әлеге чаралар күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясату өчен тотылырга тиешле акча саклана торган банкларның үз лицензияләрен югалту куркынычын киметүгә юнәлтелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100