news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Министрлар Кабинеты инвалид балаларга дәвалану урынына кадәр бушлай авиабилет бирәчәк

2023 елның 1 гыйнварыннан онкология, гематология һәм иммунологик авырулары, шулай ук хроник бөер җитешсезлеге булган инвалид балалар дәвалану урынына кадәр бушлай оча һәм кире кайта алачак. Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тимер юл транспортында дәвалау урынына бару өчен 12 сәгатьтән артык вакыт, ягъни юл озынлыгы 1 мең чакрымнан артык булган очракларда мондый ярдәм чарасыннан файдаланырга мөмкин. Түләүсез очышлар өчен авиабилет яман шешкә каршы һәм иммуномодуляр терапия узучы яки гемодиализдагы инвалид балаларга, аларның әти-әниләренә яки озатып йөрүчегә биреләчәк.

Дәвалау урынына авиаочыш шулай ук дарулар белән тәэмин итү, шифаханә-курорт дәвалануына бушлай юллама һәм шәһәр яны электр поездларында йөрү кертелгән социаль хезмәтләр җыелмасына керә, дип билгеләп үтелә.

Чаралар Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча кабул ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100