news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Министрлар Кабинеты ике министрлыкка ведомство бүләкләрен гамәлгә кую хокукын бирде

Министрлар Кабинеты ике министрлыкка ведомство бүләкләрен гамәлгә кую хокукын бирде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

ТР Сәнәгать һәм сәүдә, Урман хуҗалыгы министрлыклары ведомство бүләкләрен гамәлгә кую хокукына ия булды. Татарстан Министрлар Кабинетының шул хактагы карарларын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәзер төбәк Министрлар Кабинеты белән килешү буенча ведомство бүләкләрен гамәлгә куярга, ә аннары шул бүләкләрне министрлык хезмәткәрләренә һәм «билгеләнгән өлкәдә эшчәнлек алып баручы башка затларга» тапшыру хокукына ия.

Үз чиратында, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы моннан соң шундый ук шартларда ведомство бүләкләрен гамәлгә куярга хокуклы. Бүләкләнүчеләр арасында министрлык һәм аңа буйсынган учреждениеләр хезмәткәрләре дә, шулай ук «урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге бурычларны хәл итүдә ярдәм күрсәтүче» башка затлар да булырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot