news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Министрлар Кабинеты авыр диагнозлы балаларны дәвалауга тагын 24,5 миллиард сум бүлеп бирә

Авыр һәм сирәк авырулы балаларны дәвалау өчен тагын 24,5 миллиард сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта Хөкүмәтнең телеграм-каналында хәбәр ителә.

«Федераль финанслау сирәк һәм авыр диагнозлы балаларны күбрәк дәвалау мөмкинлеге бирәчәк», – дип билгеләп үтте Министрлар Кабинеты утырышында Премьер-министр Михаил Мишустин.

Ул ассызыклаганча, «Игелек түгәрәге» дәүләт фонды аша сатып алына торган дарулар исемлеге эзлекле рәвештә киңәйтелә, яңа катлаулы һәм уникаль методикалар кулланыла, бу өстәмә ресурслар таләп итә.

Президент Владимир Путин карары буенча оештырылган фонд 2023 елда 2,5 меңгә якын баланы кыйммәтле дарулар белән тәэмин итте, тагын 300гә якын бала кирәкле медицина эшләнмәләре һәм реабилитация өчен техник чаралар алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100