news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Министрлар Кабинеты ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга түләүләр күләмен раслады

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2026 елга, шулай ук 2027-2028 елгы план чорына ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен социаль түләүләр күләмен раслады. Карар ТР Министрлар Кабинеты сайтында урнаштырылган.

Документ нигезендә, кием-салым, аяк киеме һәм йомшак инвентарь сатып алу өчен бер тапкыр бирелә торган пособие 59 337 сум тәшкил итәчәк, алга таба әлеге түләү 25 289 сум күләмендә ел саен бирелеп барачак. Шулай ук башка түләүләр дә каралган. Мәсәлән, дәреслекләр сатып алу яки туклану өчен түләүләр.

Әлеге категориядәге гражданнарга тиешле түләүләрнең барлык төрләре һәм күләмнәре белән карарның тулы текстында танышырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot