news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Министрлар Кабинеты ана капиталын шәхси мәктәпләр өчен түләүгә кулланырга рөхсәт итте

Россия Хөкүмәте ана капиталын куллану мөмкинлекләрен киңәйтте. Хәзер ата-аналар бу акчаны шәхси укытучыларның дәресләренә түләүгә, шулай ук бала дәүләтнеке булмаган бакчага йөргән яки шундый мәктәптә укыган очракта, аның чыгымнарына тота алачак. Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, мондый хезмәтләр күрсәтүче шәхси эшкуарның белем бирү эшчәнлегенә дәүләт лицензиясе булырга тиеш.

Ата-аналарга шулай ук ике документ – гариза һәм шәхси эшкуар белән төзелгән, хезмәтнең бәясе күрсәтелгән килешү – тәкъдим итәргә кирәк. Моны Пенсия фондына, ана капиталы буенча хезмәт күрсәтә торган күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итеп, яки «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша эшләргә мөмкин.

Элегрәк ана капиталын шәхси белем бирү оешмалары юридик зат буларак теркәлгән очракта гына баланың шундый мәктәптә укуына түләү өчен файдаланырга мөмкин иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot