news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Министрлар Кабинеты алкоголь сату турында закон проектын эшләп бетерергә куша

Хөкүмәт шулай ук алкогольне читтән торып ваклап сату турында мәгълүмат тарата торган сайтларны ябарга тәкъдим иткән.

(Казан, 18 февраль, “Татар-информ). Россия Федерациясе Хөкүмәте аерым алганда, сәүдә автоматларында спиртлы продукция сатуны тыюны күздә тоткан этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм аның әйләнешен дәүләт тарафыннан җайга салуны камилләштерүгә юнәлдерелгән закон проектын хуплый, ләкин аны эшләп бетерүне таләп итә. Закон проекты турында бәяләмә Министрлар Кабинеты сайтында урнаштырылган. Бу хакта “ТАСС” хәбәр итә.

“Россия Федерациясе Хөкүмәте эшләп бетерү шарты белән закон проектын хуплый”, - дип әйтелгән закон проекты буенча Министрлар Кабинеты бәяләмәсендә.

Төп ризасызлык, вазифаларның бүленешенә кагыла. Шулай итеп, закон проектында спиртлы продукцияне ваклап сату буенча контрольне Россия Федерациясе субъектларына тапшырырга тәкъдим ителә.

Ләкин хәзер гамәлдә булган закон этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең җитештерелеше һәм әйләнеше өлкәсендә дәүләт контролен оештыру һәм аны үткәрү вазифалары Россия Федерациясе дәүләт идарә органнарына кагыла.

Шулай ук спитрлы продукцияне җитештерү һәм аның әйләнешен тормышка ашыруда дәүләт контролен ныгыту өчен Хөкүмәт алкогольне ваклап сату турында мәгълүматны читтән торып тарата торган сайтларны ябарга тәкъдим иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100