news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Министрлар Кабинеты 2030 елга кадәр «Барлык кеше өчен йөзү» программасын раслады

Россия Хөкүмәте «Барлык кеше өчен йөзү» программасын раслады, ул 2030 елга кадәр гамәлгә ашырылачак. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин шул хактагы боерыкны имзалаган. Бу хакта ТАСС агентлыгы Министрлар Кабинеты сайтына сылтама белән хәбәр итә.

«Балаларны йөзәргә өйрәтү, шулай ук балалар бакчалары, мәктәпләр, балалар ял итә торган урыннарда моның өчен шартлар һәм тиешле инфраструктура булдыру – 2030 елга кадәр гамәлгә ашырылачак «Барлык кеше өчен йөзү» программасының төп бурычлары шуннан гыйбарәт», - диелә хәбәрдә.

Министрлар Кабинетында билгеләп үтүләренчә, Россиядә бүгенге көнгә кадәр моңа охшаш ведомство һәм төбәк программалары гамәлгә ашырылып килде, хәзер исә бу эш бөтен илне колачлаячак. Бассейннары булган мәктәпләрдә әлеге программа икенче сыйныфтан ук «Йөзү» укыту модулен кертүне күздә тота. Шул рәвешле, 2030 елга мондый мәктәпләрдә йөзә белүче балаларның өлеше 80 процентка җитәргә тиеш. Программа нигезендә, якындагы алты елда 12,5 миллион бала, шул исәптән мөмкинлекләре чикле һәм инвалидлыгы булган 124 мең бала йөзәргә өйрәнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100