news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Министрлар Кабинеты 2023 елга балалар бакчалары өчен түләүнең максималь күләмен раслады

Татарстан Хөкүмәте республиканың төрле районнарында балалар бакчалары өчен максималь түләү күләмен раслады. Бәя ике төрле категориядәге гаиләләр – өчтән азрак бала тәрбияләүче яки аннан күбрәк баласы булган гаиләләр өчен, шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге оешманың эш вакытына бәйле рәвештә исәпләнгән. Шул хактагы карар Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

Өч яки аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләрдәге балаларны атнасына биш тапкыр өчәр сәгать эшли торган бакчаларга йөртү бәясе иң арзаны булачак. Ясле төркемнәренә түләү аена 450 сум, зуррак балалар өчен булган төркемнәрдә түләү 453 сум тәшкил итәчәк.

Татарстанда иң кыйммәтле балалар бакчалары – атнага алты көн тәүлек буе эшли торган бакчалар. Мисалга, ясле төркемнәренә йөри торган яшьтәге өч бала тәрбияләүче гаиләләр алар өчен аена 5282 сум һәм өч яшьтән өлкәнрәк балалар өчен 5367 сум түләячәк, диелә документта.

news_right_1
news_right_2
news_bot