news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Министрлар Кабинеты 2020 елда Бөтенроссия халык санын исәпкә алуның вакытын билгеләде

Документтан аңлашылганча, алдан уздырылачак сынау максатыннан исәпләүләр 550 мең кешене колачлаячак.

(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 2020 елда Бөтенроссия халык санын исәпкә алуның вакытын билгеләү турындагы боерыкка кул куйды. Документта шулай ук сынау максатыннан алдан, 2018 елда, уздырылачак исәпкә алуның да вакыты турында әйтелә. Бу хакта Хөкүмәт сайтында бастырылган документка нигезләнеп, ТАСС агентлыгы җиткерә.

“Сынау рәвешендә халык санын исәпкә алу 2018 елның 1-31 октябрендә уздырыла. Бөтенроссия халык санын исәпкә алу – 2020 елның 1-31 октябрендә”, – диелә документта.

Документтан аңлашылганча, алдан уздырылачак сынау максатыннан исәпләүләр 550 мең кешене колачлаячак.

Моңа кадәрге Бөтенроссия халык санын исәпкә алу 2010 елның 14-25 октябрендә узды. Ул вакытта Россиядә яшәүче 142,9 миллионлап кеше исәпкә алынды. Бу – 2002 елгы исәпкә алу вакыты белән чагыштырганда 2,3 миллионга кимрәк сан. Россиядә яшәүченең уртача яше 39 ел тәшкил итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100